Логотип
Хәбәрләр

Татарстан халкы авыл мәктәпләрен япмаска, икенче сменаны бетерергә сорый

(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Татарстанда яшәүче кешеләр авыл мәктәпләрен япмаска, икенче сменаны бетерергә тәкъдим итеп, парламентка хат юллаган. “Кануннарны бергәләп язабыз!” парламент проекты т...

(Казан, 13 март, “Татар-информ”). Татарстанда яшәүче кешеләр авыл мәктәпләрен япмаска, икенче сменаны бетерергә тәкъдим итеп, парламентка хат юллаган. “Кануннарны бергәләп язабыз!” парламент проекты татарстанлыларны кануннар булдыруга рухландырган. Бүгенге көндә парламентка унлап мөрәҗәгать кергән. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кануннарга үзгәрешләр кертү яки яңасын кабул итү турындагы тәкъдимнәр белән хатлар Татарстанның төрле районнарыннан - Әлмәт, Тукай, Әгерҗедән, Казан һәм Чаллыдан килгән.

Барлык тәкъдимнәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комитетларына фикер алышу һәм карар чыгару өчен тапшырыла.

Парламентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан халкыннан кергән тәкъдимнәрнең күбесе мәгариф һәм социаль сәясәткә кагыла. Республика халкы авыл мәктәпләрен ябуны тыюны һәм икенче сменаны бетерүне тәкъдим итә. “Авылны яңадан торгызырга кирәк. Мәктәп ябылса - авыл да үлә, урыннарда еш кына сәбәп белән нәтиҗәне алдан күзалламыйлар”, - дип язган Тукай районында яшәүче ханым.

“Халык канун чыгаручылары” шулай ук татар телен гаиләдә саклау һәм Татарстан мәктәпләрендә өйрәнүдә ярдәм турында канун булдыруны сорый. ГТО тамгасы булганнарга яки донор хәрәкәтендә катнашучыларга югары уку йортларына кергәндә ташлама булдыру, күп балалы гаиләләргә өстәмә дәүләт ярдәме кирәклеге сорала. Татарстанлыларны хезмәт һәм пенсия буенча законнар да борчый. Яшь белгечләргә ярдәм кирәклеге искә алынган. Шулай ук пенсияне исәпләгәндә хисап коэффициентын яңадан карау да тәкъдим ителә.

Татарстанлылар бер ай элек Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим иткән яңа парламент проектын уңай бәяләгән. “Сезнең тәкъдимгә бик шатландым, мөрәҗәгатьләр турыдан-туры Сезгә кергәнгә һәм игътибарсыз калмаганга бик шатмын”, - дип язган Тукай районында яшәүче ханым.

“Кануннарны бергәләп язабыз!” парламент проекты дәвам итә. Республикада яшәүче һәркем кануннарны камилләштерү буенча үз тәкъдимен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәсми сайтына (www.gossov.tatarstan.ru), Фейсбукта парламентның рәсми аккаунтына җибәрә яисә “Республика Татарстан” һәм “Ватаным Татарстан” газеталары редакцияләренә юллый ала. Тәкъдимнәрне сайлау округы буенча һәркем үз депутаты аркылы да җиткерә ала.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк