Логотип
Хәбәрләр

Татарстан киносы башка югарылыкка чыга алмый, чөнки монда тар дөнья өчен эшлиләр

Таныш булыгыз: Айдар Шәрипов – быел Канн фестивалендә төп конкурста катнашкан «Ласковое безразличие мира» фильмының куючы операторы, Казан егете. Ягъни, Канн фестивален «алган» беренче татар егете. К...

Таныш булыгыз: Айдар Шәрипов – быел Канн фестивалендә төп конкурста катнашкан «Ласковое безразличие мира» фильмының куючы операторы, Казан егете. Ягъни, Канн фестивален «алган» беренче татар егете.

Канн кинофестивалендә булып Казанга кайткан Айдар Шәриповны без редакциябезгә кунакка чакырдык. Аны зур казанышы белән беренче булып котлаучы Татарстан журналистлары да «Татар-информ» хәбәрчеләре иде.

  • 71нче халыкара Канн фестивале 2018 елның 8 – 19 маенда үтте. Казахстан режиссеры Адилхан Ержановның «Ласковое безразличие мира» фильмы фестивальнең «Особый взгляд» программасында катнашты.
  • Айдар Шәрипов Казан дәүләт мәдәният институтының Николай Морозов остаханәсен тәмамлаган. Ул үзенә белем биргән һәм оператор һөнәренең бөтен серләрен ачкан остазына рәхмәтле. Тик шунысы кызык – Айдар институтның бюджет бүлегенә керә алмаган.

    Айдар, синең Канн кинофестиваленнән кайтуыңа бер ай чамасы вакыт узды. Соңга калып котлавым һәм интервью алуым уңайсыз да. Ләкин Татарстан журналистлары синең бу уңышыңны белми дә калдылар. Канн кинофестиваленнән нинди хис-тойгылар белән кайттың? Каннга барып кайту космоска очу кебек булгандыр?..

    - Хәзер уйлыйм да, бер дә катлаулы түгел кебек. Без бары тик яхшы кино төшердек. Мин Канн фестиваленнән кая таба барасымны аңлап кайттым. Канн кинофестивале – кино кагыйдәләре буенча яшәүче дөнья. Биредә вакыт та кино кагыйдәләре буенча бара. Мин кино дөньясында яшәүчеләр белән аралаштым. Биредә син үзеңне кино дөньясының бер өлеше итеп тоясың.

  • Дәвамын укыгыз...
  • Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
    Фото: Рамил Гали һәм Айдар Шәриповның шәхси архивыннан
  • интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк