Татарстан китап нәшрияты сайтында Тукайның «Су анасы» әкиятен түләүсез тыңлап була
Татарстан китап нәшрияты сайтында Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятен түләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте. Әкиятне Татарстанның...
Татарстан китап нәшрияты сайтында Габдулла Тукайның «Су анасы» әкиятен түләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева хәбәр итте.
Әкиятне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗан укый.
«Әлеге аудиокитапны яздырганда, безнең алда Тукай әсәрен кем укырга тиеш дигән сорау тормады да. Тукай икән, димәк, аны, һичшиксез, Илдус Әхмәтҗан укырга тиеш. Ул әсәрне җырлап укый, аны яттан белә. Әкиятне тыңлаган вакытта әсәрдәге вакыйгалар күз алдына килеп тора», – ди Айсылу Галиева.
Бүгенге көндә Габдулла Тукай, Мөдәррис Әгъләмов, Гадел Кутуй, Рәшит Әхмәтҗанов, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил әсәрләре, татар халык әкиятләре яздырылган.
Әлеге аудиокитаплар ирекле кулланылышта булачак. «Су анасы» әкиятен әлеге сылтама аша тыңларга була.
Чыганак: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк