Логотип
Хәбәрләр

Татарстан китап нәшрияты татар әдәбиятына ихтыяҗны өйрәнә

Татарстан китап нәшрияты үз кибетләренә йөрүчеләрнең татар әдәбиятына ихтыяҗын өйрәнгән. Балалар өчен, тарих, матур әдәбият, татар милли ризыклары, татар классиклары әсәрләре, сүзлекләр һәм башка төр...

Татарстан китап нәшрияты үз кибетләренә йөрүчеләрнең татар әдәбиятына ихтыяҗын өйрәнгән. Балалар өчен, тарих, матур әдәбият, татар милли ризыклары, татар классиклары әсәрләре, сүзлекләр һәм башка төр басмалар популяр, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте.

Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Һади Такташ әсәрләренә даими ихтыяҗ бар. Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатып алучылар Габдрахман Әбсәләмов, Хисам Камалов, Мәхмүт Галәү, Гаяз Исхакый, Мөхәммәт Мәһдиев китаплары белән кызыксына.

Болардан тыш әдәбият сөючеләр Нәбирә Гыйматдинова, Таңчулпан Гарипова, Айгөл Муллагалиева һәм Кара Кәрим (Х. Кәримов) китапларын яратып алалар.

Балалар китаплары арасында “Татар халык әкиятләре”, Тукайның “Шүрәле” һәм “Су анасы” китаплары популяр.

Тарихи һәм фәнни-популяр әдәбияттан Раил Фәхретдинов, Ольга Иванова һәм башка авторларның китапларына кызыксыну зур.

Республикадан читтә яшәүчеләр татар халкы тарихы, Татарстанга багышланган альбомнар һәм әдәби әсәрләргә игътибар итә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк