Логотип
Хәбәрләр

Татарстан композиторлар берлеге татар шигырен көйләп укырга тәкъдим итә

Татарстан Композиторлар берлеге татар халкының көйләп уку традицияләрен яңартырга алынды. Көйләп уку (книжнопение) традициясе халкыбызда борынгыдан килә. «Бәдавам», «Бакырган», «Мөхәммәдия», «Кыйссаи...

Татарстан Композиторлар берлеге татар халкының көйләп уку традицияләрен яңартырга алынды.

Көйләп уку (книжнопение) традициясе халкыбызда борынгыдан килә. «Бәдавам», «Бакырган», «Мөхәммәдия», «Кыйссаи Йосыф», «Кисекбаш»лар көйләп укылган. Казан ханлыгы чорында көйләп уку сарай мәдәниятенең бер өлеше булган дип яза галимнәр. Бәетләр, мөнәҗәтләр, дастаннар көйләп укылган. Әмма жанрның чәчәк аткан чоры дип ХIХ гасырның икенче яртысы һәм ХХ гасыр башы санала.

Казан дәүләт консерваториясе профессоры, сәнгать фәннәре докторы Вадим Дулат-Алеев татарның көйләп уку традицияләре булуы һәм аның югалтылуы турында әйтә килә. Әйтеп килү ул бер хәл, аны кайтару өчен эшләргә кирәк бит. Еш кына әйтеп килүче “теоретик”ларның эшләп бирүче “практик”лары булмый.

Тулысы белән интертаттан укыгыз

Автор: Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Фото: Рамил Гали, архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк