Логотип
Хәбәрләр

Татарстан мөфтие мөселманнарның тырнак кисү тәртибе белән таныштырды

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Instagramдагы шәхси  аккаунтында ислам кануннары буенча кул һәм аяк тырнагын кисү тәртибе белән уртаклашкан. Кул тырнакларын кискәнд...

(Казан, 26 май, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Instagramдагы шәхси  аккаунтында ислам кануннары буенча кул һәм аяк тырнагын кисү тәртибе белән уртаклашкан.

Кул тырнакларын кискәндә, баш бармакны калдырып торырга һәм башта - уң кулның имән бармагыннан кисә башлап дәвам итәргә, чәнти бармакның да тырнагын кисәргә; аннары сул кулның чәнти бармагына күчәргә дә баш бармакка кадәр кисеп килергә, һәм кул тырнагын кисүне уң кулның баш бармагы белән тәмамларга киңәш ителә.

Аяк тырнакларын уң аякның чәнти бармагыннан башлап, шул юнәлештә дәвам итәргә һәм сул аякның чәнти бармак тырнагын кисү белән тәмамларга кирәк.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк