Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Президенты һәм Милли шура рәисе Казахстанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстаннан килгән кунакларны Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең шигырьләрен татар һәм казах телләрендә сөйләп каршы алдылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-мини...

Татарстаннан килгән кунакларны Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең шигырьләрен татар һәм казах телләрендә сөйләп каршы алдылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Көнбатыш Казахстан акимы Алтай Кульгинов татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстаннан килгән кунакларны Тукай һәйкәле янында шагыйрьнең шигырьләрен татар һәм казах телләрендә сөйләп каршы алдылар.

Бүгенге көндә Уральск шәһәрендә бөек шагыйрьнең музее эшли, Габдулла Тукай исемендәге скверда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Казахстанда яшәүче татарлар Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичәләр уздыра, төрле чаралар үткәрә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/08/171166/

 

Татар-Информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк