Логотип
Хәбәрләр

Татарстан режиссеры Әлфия Шакирҗанова документаль фильм төшерү өчен грант откан

Татарстан вәкиле, яшь режиссер Әлфия Шакирҗанова «Таврида 5.0» мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумының 11нче сменасы грант бәйгесендә җиңү яулаган. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Ул форумда «Эко...

Татарстан вәкиле, яшь режиссер Әлфия Шакирҗанова «Таврида 5.0» мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре форумының 11нче сменасы грант бәйгесендә җиңү яулаган. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Ул форумда «ЭкоЛогично» кыска метражлы документаль фильм проектын тәкъдим иткән, нәтиҗәдә аны төшерү өчен 320 мең сум күләмендә грант откан.

«Документаль фильмда экологик культура хакында бәян ителә, аның төп герое – Татарстаннан экологик белем бирүче Кира. Ул җәмгыятьне борчыган проблемалар, аерым алганда, чүп-чарны сортларга аеру һәм пластик куллануны киметү идеясен кабул итмәүче һәм аңламаучы кешеләр белән очраша», - диде идея авторы.

  • Шакирҗанова «Уен булмаган кино режиссеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган.
  • «Смена видеоконтенты» категориясендә конкурска барлыгы 99 гариза тапшырылган, 30 кеше грант откан. Проектларга 14 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Бу хакта тулырак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк