Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил булачагы турында кисәтә

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда һәм Казанда иртәгә төнлә һәм көндез урыны белән яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан көчле җил булачагы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада җил секундына 16 – 21 метрга, Казанда 18 метрга кадәр җитәчәк.
Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, иртәгә, 4 июньдә, республикада һава температурасы төнлә 7 – 12 градус булачак. Көндез 18 дән 23 градуска җитәчәк.
Күпчелек районнарда, шул исәптән Казанда да, кыска вакытлы яңгырлар булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
22 апрель 2021 - 15:19
-
21 апрель 2021 - 20:27
-
19 апрель 2021 - 16:02
-
17 апрель 2021 - 17:14
-
16 апрель 2021 - 15:39
-
14 апрель 2021 - 11:58
-
13 апрель 2021 - 16:27
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
Останови огонь