Логотип
Хәбәрләр

Татарстан яшь армиячеләре Россиядә иң яхшысы дип табылды

49 муниципаль штабны һәм 17 мең кешелек 1112 отрядны берләштергән «Яшь армияче» Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлеге Россиядә иң яхшысы дип табылды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хез...

49 муниципаль штабны һәм 17 мең кешелек 1112 отрядны берләштергән «Яшь армияче» Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлеге Россиядә иң яхшысы дип табылды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР мәгариф һәм фән министры Лариса Сулима докладында китерелгән республикада формалашкан яшь армиячеләр хәрәкәтенә ярдәм күрсәтү һәм үстерү буенча башкарма хакимият органнарының үзара хезмәттәшлек моделен төбәкләрдә таратырга тәкъдим иттеләр.

Оборона министры Сергей Шойгу боерыгы нигезендә, Лариса Сулима Татарстанда яшь армиячеләр хәрәкәтен оештыру һәм үстерүгә керткән өлеше өчен «Ватан Геройлары истәлегенә» медале белән бүләкләнде. Оборона министры урынбасары - статс-секретарь Николай Панков республикага рәхмәт белдереп, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасарына медаль тапшырды.

Татарстанның Болгар шәһәре 1нче урта мәктәбе укучысы Ангелина Бедова I дәрәҗә «Яшь армиячеләр батырлыгы» билгесенә лаек булды.

татар-информ

Фото: mon.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк