Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда 25 градус җылы булачак

Иртәгә, 6 майда, Татарстан территориясендә җылы һәм чагыштырмача дымлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән к...

Иртәгә, 6 майда, Татарстан территориясендә җылы һәм чагыштырмача дымлы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал. Шул ук вакытта, бүгенге көннән аермалы буларак, республикада иртәгә яшен дә, өермәле җил дә көтелми.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары 7 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава температурасы +20дән +25 градуска кадәр күтәреләчәк. Төбәкнең көньягында барыннан да җылырак булачак.
 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк