Татарстанда көчле буран һәм кар яву көтелә
(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда алдагы тәүлектә көчле буран һәм кар яву көтелә. Бу хакта “Татар-и...
(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда алдагы тәүлектә көчле буран һәм кар яву көтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бүген 22.00 сәгатьтән соң һәм иртәгә, 28 мартта, 18.00 сәгатькә кадәр күз күреме 500 метрга кадәр начарлана, юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булуы мөмкин, шулай ук көчле кар яву көтелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга һәм ерак араларга чыгудан туктап торырга, ә җәяүлеләргә яктырткычлы жилетлар кияргә һәм автомобильләр хәрәкәтенә каршы юлдан гына барырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк