Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда Конституция үзгәрәчәк?

Бүгенге көндә Татарстан  илдә югары вазыйфаи зат “президент” дип аталган бердәнбер төбәк.

2022 елда Татарстанда төбәк башлыкларына президент дип аталуны тыя торган  закон кабул ителү сәбәпле, Конституцияне үзгәртәчәкләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, алда җитди эш тора. Республика Конституциясенә үзгәрешләр кертүнең төгәл сроклары әлегә билгеле түгел. Төзәтмәләр өстендә эш киләсе елда башланачак.

Берничә көн элек ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов  хакимият турында закон кабул ителүгә аңлатма бирде. Ул «кайбер мәсьәләләрдә безнең тавышны ишетмәделәр», - дип белдерде. Закон узган атнада Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланды. Бүгенге көндә Татарстан  илдә югары вазыйфаи зат “президент” дип аталган бердәнбер төбәк.

Фото: РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк