Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре эш хакының оклад өлеше арткан

2018 елның беренче яртыеллыгында мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең уртача эш хакы 31 мең 653 сумга җиткән. Татарстанда мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакының оклад өлеше арткан....

2018 елның беренче яртыеллыгында мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең уртача эш хакы 31 мең 653 сумга җиткән.

Татарстанда мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакының оклад өлеше арткан. 2017 елда Татарстанда мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең уртача эш хакы 26 мең 744 сум тәшкил иткән булса, 2018 елның беренче яртыеллыгында ул 31 мең 653 сум булган. Үсеш 18 проценттан гыйбарәт. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

.

Ирада Әюпова 2012 елдан башлап соңгы 6 ел эчендә хезмәт хакы күләме өч тапкыр үскәнен билгеләп узды. Соңгы 6 елда оклад өлешен арттыру юнәлешендә эш башкарылган. Бүген ул 70 процентка җиткерелгән.
«Тулаем алганда, мәдәният хезмәткәрләре эш хакын арттыру «юл картасы»нда билгеләнгән темплар буенча алып барыла. Бу - учреждениеләр күрсәтә торган хезмәтләрнең сыйфаты артуына, өлкәгә квалификацияле кадрлар җәлеп итү юлы аша кадрлар потенциалы үсешенә, мәдәният өлкәсенең тотрыклы үсешенә китерәчәк», - диде Ирада Әюпова.

Дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләрендә уртача хезмәт хакы түбәндәгечә. Дәүләт музейларында ул 28 мең 920,5 сум, китапханәләрдә 33 мең 800,5 сум, театр-тамаша учреждениеләрендә 45 мең 197 сум, кино өлкәсендә 29 мең 929,2 сум, калган оешмаларда 30 мең 187 сум. Муниципаль музейларда 25 мең 661,7, китапханәләрдә 28 мең 431,1 сум, театр-тамаша учреждениеләрендә 36 мең 877,8 сум, кино секторында 22 мең 220,2 сум, калган оешмаларда 31 мең 517,1 сум.

Ирада Әюпова әйтүенчә, авыл торак пунктларында урнашкан мәдәният һәм сәнгать оешмаларына эшкә килгән яшь белгечләргә ярдәм йөзеннән бер тапкыр түләнә торган акча күләме дә расланган. Урта һөнәри белемлеләргә ул 50 мең сум, югары белемлеләргә 100 мең сум күләмендә.

Ирада Әюпова 2018 елның 31 маенда «Татарстан Республикасы дәүләт мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре эше өчен түләү шартлары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары кабул ителгәнен искәртте. Аның нигезендә, 1 сентябрьдән республика мәдәният оешмалары хезмәткәрләре эше өчен түләү шартлары үзгәртелгән, һәм оклад системасын кертү буенча чаралар үткәрелә. «Хезмәт хакының оклад системасына күчү, билгеле бер хезмәткәрләр өчен тиешле дәрәҗәгә җиткерелгән шартта, эш хакы күләме кимүгә китермәячәк. Хәзерге вакытта мәдәният учреждениеләренең, яңа шартлар нигезендә формалаштырылган тарификацияләрен тикшерү буенча чаралар уздырыла. Тарифларның дөреслеге тикшерелгәннән һәм хаталар юкка чыгарылганнан соң, мәдәният хезмәткәрләренә сентябрь өчен эш хакы яңадан исәпләп чыгарылачак», - диде министр.

Мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз комитеты рәисе Альбина Сабитова районнардагы азсанлы штатлы, кечерәк мәдәният учреждениеләре берникадәр читтә калуын билгеләп узды. Муниципаль мәдәният учреждениеләре директорларына вазифалар күп йөкләнгәнен, бер хезмәт хакына үзләре кар көрәү, чистарту-җыештыру эшләрен дә башкарырга мәҗбүр булганнарын билгеләп узды. Урам себерүче штатлары каралмаганына зарланды. Техник хезмәткәр, сәркатип-кадровик хезмәт хакларында аерма аз булуын әйтте.

Ирада Әюпова бер муниципаль берәмлектәге һәр мәдәният учреждениесенә дә урам себерүче куеп бетереп булмавын аңлатты. «Бүген уртача хезмәт хакы күпкә артуы белән килешми кала алмыйсыз», - ди ул. Аның сүзен комитет рәисе Разил Вәлиев хуплап, чыннан да, мәдәният өлкәсендә эшләүчеләргә түләү мәсьәләсендә күп эшләр башкарылганын билгеләп үтте. «Элекке чор белән бүгенгене чагыштырып карыйм да, бик күп уңай үзгәрешләр. Бүген мәдәният хезмәткәрләренең эш хакы артуы - Хөкүмәт казанышы, тырышлыгы. Хезмәт хакы түләүнең яңа системасы Хөкүмәт кабул иткән карар. Вакыт яхшы якка үзгәртер, дип уйлыйм», - диде.

Татарстан Республикасы Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова мәдәният учреждениеләрендәге хуҗалык-эксплуатация хезмәтләре дә исәпкә алынырга тиешлегенә игътибарны юнәлтте. Андый хезмәткәрләрнең барлык составның яртысын тәшкил иткәнен, аларның штатта булуы хәерлерәк икәнен билгеләп узды.

 татар-информ

Фото: Рамил Гали

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк