Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда милли бизәкле тукыма җитештерә башладылар

Проект авторы Айгөл Сингатуллина милли орнаментлы тукыма җитештерү хакында сөйләде. Татарстанда милли бизәкләр төшерелгән тукыма җитештерелә башлады. Ул 4 ел дәвамында ателье-студиядә татар милли кие...

Проект авторы Айгөл Сингатуллина милли орнаментлы тукыма җитештерү хакында сөйләде.

Татарстанда милли бизәкләр төшерелгән тукыма җитештерелә башлады. Ул 4 ел дәвамында ателье-студиядә татар милли киемнәрен тегү һәм аксессуарлар ясау белән шөгыльләнгән. Хәзер исә милли орнаментлы тукыма җитештерә башлаганнар.

Киемнәр бары тик табигый тукымадан гына эшләнә. “Алга таба ефәк, кәшемир, йон белән эш итәргә уйлыйбыз”, – диде Айгөл Сингатуллина.

Милли бизәкләрнең төп орнаментын, композициясен Айгөл Сингатуллина рәссамнарга аңлата. Алар исә дизайнерның идеяләрен рәсемгә төшерә. “Эш дресс-кодына туры килерлек рәсемнәр төшерәбез. Төрле рәссамнар белән эш итәбез. Исемнәре сер булып калсын”, – диде проект авторы.

Милли орнаментлы тукымадан эшләнгән киемнәрне күбесенчә укытучылар, тәрбиячеләр, Казан кунаклары – чит илдән килгән студентлар да ала.

“Җырчылар, бизнесменнар, аудиториясе киң булган, һаман кеше күз алдында булган кешеләр милли бизәкләр төшерелгән тукымадан киемнәр алса, игътибар, әлбәттә, күбрәк булыр иде. Ләкин безнең төп максат - дөньяны гаҗәпләндерү түгел, ә кешенең ихтыяҗларын канәгатьләндерү”, – дип сөйләде Айгөл Сингатуллина.

Тукымалар чит илләрдән кайтарыла.

Фото: Айгөл Сингатуллина

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк