Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда Пенсия фонды хезмәтләрен яңа төр терминаллар күрсәтәчәк

Яңа җайланмалар Татарстанның Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама һәм Иннополиста тест рәвешендә бер елдан артык эшли. Татарстанда Пенсия фонды күрсәтә торган хезмәтләрне махсуслашкан яңа терминаллар башкарачак....

Яңа җайланмалар Татарстанның Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама һәм Иннополиста тест рәвешендә бер елдан артык эшли.

Татарстанда Пенсия фонды күрсәтә торган хезмәтләрне махсуслашкан яңа терминаллар башкарачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Россия Пенсия фондының Татарстан буенча Идарәсенең мәгълүмати технологияләр бүлеге җитәчесе Өлфәт Әхмәтҗанов җиткерде. 

Клиентка виртуаль хезмәт күрсәтү терминалларында Пенсия фондының барлык электрон хезмәтләреннән файдаланырга мөмкин. Әгәр дә терминалда кирәкле хезмәтне таба алмыйсыз икән, ул чагында видео-онлайн элемтә ярдәмендә фонд хезмәткәренә мөрәҗәгать итәргә була. 

 Шулай ук, терминалда документларны кәгазьгә төшерү функциясе дә каралган. Клиентның шәхси мәгълүматлары исә терминалда сакланмый, онлайн рәвештә базага күчә. 

 «Хәзер клиентларга дистанцион рәвештә, мөмкин кадәр гадиләштерелгән хезмәтләр күрсәтү тренд булып санала. Хезмәт тиз һәм нәтиҗәле башкарылган булырга тиеш», ‒ ди Өлфәт Әхмәтҗанов. 

 Тышкы кыяфәте белән кредит учреждениеләре терминалларын хәтерләткән җайланмалар Татарстанның Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Иннополис шәһәрләрендә тест рәвешендә бер елдан артык хезмәт күрсәтә.

Киләчәктә терминаллар дәүләт учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә һ.б урыннарда барлыкка киләчәк.   

Чыганак: tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк