Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда сәнгать мәктәбе, чишмә, ял паркы Илһам Шакиров исемен йөртәчәк

Татарстан Министрлар Кабинетында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты истәлеген мәңгеләштерү турында фикер алыштылар. Күренекле татар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Тукай исеменд...

Татарстан Министрлар Кабинетында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты истәлеген мәңгеләштерү турында фикер алыштылар.

Күренекле татар җырчысы, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров исемен сәнгать мәктәбе, чишмә, урам һәм ял паркы йөртәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә билгеле булды. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде. 

«Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча, Илһам Шакиров истәлеген мәңгеләштерү турында тәкъдимнәр җыелды. 26 апрельдә Илһам Шакировка багышланган өч мең урынга исәпләнгән концерт залы ачылды. Казан башкарма комитеты карары нигезендә, «Салават Күпере» торак комплексында проспектка җырчының исеме бирелде», – дип хәбәр итте Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Спикер республика районнары һәм фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләреннән тәкъдимнәр җиткерде. Алар арасында кабер ташы кую, Сарман районында бер урамга исемен бирү, Тукай исемендәге Филармония скверында һәйкәл яки сын кую, Казанда җырчы яшәгән йорт фасадына мемориаль такта кую, Сарманда сәнгать мәктәбенә һәм ял паркына Илһам Шакиров исемен бирү тәкъдим ителде.

«Җырчының туган авылында музей-йортны яңарту һәм алга таба үстерү планлаштырыла. Сакланган йорт бар, ул канәгатьләнерлек хәлдә түгел. Аны торгызу – безнең төп бурыч», - диде Дамир Натфуллин.

Моннан тыш, Илһам Шакиров туган район территориясендә һәйкәл яки сын урнаштыру планлаштырыла. Чаллы – Сарман юлында стела урнаштыру, Яңа Бүләк авылында чишмәне реконструкцияләү күздә тотыла.

«Аның репертуарыннан җыр ноталары һәм текстлары белән җыентык әзерләү һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына диск чыгару планлаштырылган. Аның исеме яшь башкаручыларның халыкара телевизион конкурсына биреләчәк. Казанда Илһам Шакиров музее ясау, мәдәният һәм сәнгать учреждениеләре студентлары өчен исемле стипендия булдыру планлаштырыла», - дип йомгак ясады Дамир Натфуллин.

Наталья Рыбакова

Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк