Татарстанда салкыннар 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк

КФУ профессоры сүзләренчә, Казан аша салкын фронт уза.

Татарстанда салкыннар 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу турыда КФУның Экология һәм табигый байлыкларны файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцевка сылтама белән, университетның матбугат хезмәте  хәбәр итә.

Переведенцев сүзләренчә, хәзер Казан аша салкын фронт уза, әмма аны көзге салкыннар дип әйтеп булмый. «Уртача һава температурасы 13 градус тәшкил итә, бу нормадан 3-4 градуска югары», - диде КФУ профессоры.

Казанга җылы һава торышы 12 сентябрьдә кайтачак. Шулай итеп, көндез һава температурасы +21 градус булачак, ә төнлә  +14 градуска кадәр төшәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/10/171294/

 

Татар-Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
210
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Синең кебекләр башка юк...»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы