Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда "Урман анасы - 2018" башлана

  Бүген сәгать 16.00 да Татарстанның урман хуҗалыгы министры Р.А.Кузюров катнашында Дубравная урамындагы урман-паркын җыештыру була. Әлеге чара урманчыларның профессиональ бәйрәме (16 сентябрь - "Урм...

 

Бүген сәгать 16.00 да Татарстанның урман хуҗалыгы министры Р.А.Кузюров катнашында Дубравная урамындагы урман-паркын җыештыру була. Әлеге чара урманчыларның профессиональ бәйрәме (16 сентябрь - "Урман хезмәткәрләре көне") алдыннан әзерләнә һәм "Урман атнасы - 2018" республика табигатьне саклау акциясен башлап җибәрә. Атна төрле чараларга бай булуы көтелә. Барлыгы - 132 әмәл, шулар арасында: каты көнкүреш чүпләрне һәм урмандагы чыбык-чабакларны җыештыру, мәктәпләрдә экология дәресләре уздыру, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар буенда өстәмә аншлаглар һәм баннерлар кую һ.б. Чараларга урман министрлыгы хезмәткәрләре белән беррәттән барлык теләүчеләр, волонтерлар кушылыр дип көтелә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк