Татарстанга эссе көннәр әйләнеп кайтачак

(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстанга эссе көннәр чәршәмбедә әйләнеп кайтачак, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.
23 майда көндез республика территориясендә 23-28 градуска кадәр җылытачак. Явым-төшемнәр дә, көчле җил дә көтелми.
Сишәмбе көнне, 22 майда, Татарстан синоптиклары фаразлавынча, көн бераз салкынча булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы 21-26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Бүген республика территориясендә көндез – 16-21, Казанда 18-20 градус җылы булачак. Хәзер Татарстан башкаласында 10,5-11,2 градус җылы. Явым-төшем көтелми.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
25 июнь 2022 - 10:37
-
24 июнь 2022 - 13:47
-
23 июнь 2022 - 10:13
-
22 июнь 2022 - 15:07
-
21 июнь 2022 - 15:49
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте