Татарстанга яз соңга калмыйча, үз вакыты белән килә
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Март суык торса да, республикага яз үз вакыты белән, соңга калмыйча килә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының...
(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Март суык торса да, республикага яз үз вакыты белән, соңга калмыйча килә. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан фәнни-тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтанов әйтте.
“Еллык уртача күзәтүләрне без норма дип саныйбыз. Норма буенча, безнең республикада уртача тәүлек температура 6 апрельдә 0 градустан күтәрелә башлый. Әгәр һава температурасы бер атнадан 0 градус чиген уза икән, димәк, яз үз вакытында килә дигән сүз.
Интернеттан да якынча фаразларны карадым. Анда да 6 апрельдән соң һава торышы әкренләп күтәрелә башлый дип язылган. Әгәр шулай икән, без март салкын килсә дә, яз соңга кала дип әйтә алмыйбыз. Бу – республика өчен уңай, үз вакытында килә торган яз”, – диде Шайтанов.
Галимнең күпьеллык күзәтүләре буенча, басуда кардан ачылган урыннар 10-11 апрельдә күренә башлый. Кырларда барлык кар 17-19 апрель ахырында эреп бетә. 3 майда исә туфрактагы туң тулысынча эреп бетә.
Исегезгә төшерик, “Татар-информ” алдарак быелгы җәйнең нинди киләчәге турында да язган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк