Логотип
Хәбәрләр

Татарстанда мәктәп укучысында гепатит А тапканнар

Татарстанның Балык бистәсе районының бер мәктәбендә гепатит А йогышы(вирус), ягъни «сары» авыруы тапканнар. Әлеге мәгълүматны Татарстан республикасы буенча «Роспотребнадзор» хезмәте хәбәр итә. Әлеге...

Татарстанның Балык бистәсе районының бер мәктәбендә гепатит А йогышы(вирус), ягъни «сары» авыруы тапканнар. Әлеге мәгълүматны Татарстан республикасы буенча «Роспотребнадзор» хезмәте хәбәр итә.

Әлеге идарә хәбәр итүенчә, әлеге бала 7 октябрь көнне авырый башлый. Йогыш хакында 10 октябрь көнне билгеле була. Махсус эзләү уздырыла һәм мәктәптән тыш баланың бассейнга йөрүе билгеле була.

Йогыш дәвам итмәсен өчен, мәктәптә дә, бассейн да да дезинфенкция уздырыла. Баланың сәламәтлеген тикшереп торалар. Классташлары карантиннан соң, укуларын дәвам итә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк