Логотип
Хәбәрләр

Татарстанның «Хәлимә» фильмы Даккадагы фестивальдә күрсәтеләчәк картиналар арасына керде

Татарстанның «Хәлимә» фильмы Даккадагы XVII халыкара фестивальдә күрсәтеләчәк картиналар арасына керде. Бу хакта ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе хәбәр итә. Юлия Захарова картинасы...

Татарстанның «Хәлимә» фильмы Даккадагы XVII халыкара фестивальдә күрсәтеләчәк картиналар арасына керде. Бу хакта ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе хәбәр итә.

Юлия Захарова картинасы «Хатын-кыз кинематографистлар» секциясендә тәкъдим ителгән.

10-18 гыйнварда узачак чарага 72 илдән вәкилләр җыелыр дип көтелә. Анда күрсәтү өчен барлыгы 220 фильмны сайлап алачаклар.

«Хәлимә» - Юлия Захарованың Татарстан тамашачылары арасында популярлык казанган иң уңышлы картиналарыннан берсе. Ул төрле халыкара фестивальләрдә катнашып призлы урыннар яулады. Әйтик, XIII Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә автор әлеге фильм өчен Россия Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясенең «Ак фил» бүләгенә лаек булды, Һиндстанда узган халыкара фестивальдә исә дин турындагы иң яхшы фильм өчен махсус бүләк алды (һ.б.).

Моңа кадәр «Хәлимә» фильмының «Катарсис» кинофестивале ярымфиналына чыгуы хакында хәбәр ителгән иде.

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк