Логотип
Хәбәрләр

Татарстанның халык артисты вафат

Кичә, 29 ноябрь көнне, иртән Татарстанның халык артисты Рафаэль Әхәт улы Сәхәбиев бакыйлыкка күчте. Бу хакта җәмәгатьчелеккә Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев хәбәр итте. Рафаэль Сәхәбиевкә 68 я...

Кичә, 29 ноябрь көнне, иртән Татарстанның халык артисты Рафаэль Әхәт улы Сәхәбиев бакыйлыкка күчте. Бу хакта җәмәгатьчелеккә Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев хәбәр итте. Рафаэль Сәхәбиевкә 68 яшь иде. Татар милләте, татар сәнгате өчен бу бик зур югалту… Артист белән хушлашу чарасы бүген 10.00 сәгатьтә Актерлар йортында үтте. 12.00 сәгатьтә Мирный бистәсе мәчетендә җеназа намазы укылачак. 13.00 сәгать тирәләрендә артистны Мирный зиратында җирлиләр. Бу хакта "Яңа гасыр" интернет-редакциясендә мәрхүмнең уллары хәбәр иткән.

Белешмә:

Рафаэль Сәхәбиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. Опера артисты, камера җырчысы (лирик баритон), педагог, режиссер. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1976 елдан М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты булып эшли. 1974 елдан башлап концерт эшчәнлеге алып бара, 2001 елдан — доцент. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк