Логотип
Хәбәрләр

Татарстанның яшьләр Хөкүмәте Россиядә иң яхшылардан дип табылган

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстанның яшьләр Хөкүмәте Россиядә иң яхшылардан берсе дип табылган. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә. Илнең иң яхшы яшьләр Хөкүмәтләре Салехардта узга...

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Татарстанның яшьләр Хөкүмәте Россиядә иң яхшылардан берсе дип табылган. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илнең иң яхшы яшьләр Хөкүмәтләре Салехардта узган Россиянең Яшьләр Хөкүмәтләре ассоциациясе Бөтенроссия съездында ачыкланган.

Шулай ук Воронеж, Рязань, Свердловск һәм Ульяновск өлкәләре, Красноярск һәм Приморье крайлары, Саха (Якутия) Республикасы, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ямал-Ненец автономияле округы кебек төбәкләрнең оешмалары да иң яхшылар дип табылган.

Татарстанда 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган «Кадрлар резервы» яшьләр проекты «Иң яхшы кардрлар проекты» номинациясендә билгеләп үтелгән. Республиканың «Кабинка» программа-аппарат комплексы «Ел проекты» дип табылган.  

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк