Логотип
Хәбәрләр

ТАТДиг «Эзләгеч» - татар «Гугл»ы ясаучы Айрат Закир дәүләт ярдәменә өметләнүен әйтте

«Яндекска татарча язгач, казах сайтларын тәкъдим итүе татар эзләгечен ясарга этәргеч булды, ди татар егете.   Флоридада яшәүче Айрат Закир 2017 елда «ТАТДиг» (инглизчәдән - татар һәм...

«Яндекска татарча язгач, казах сайтларын тәкъдим итүе татар эзләгечен ясарга этәргеч булды, ди татар егете.

Флоридада яшәүче Айрат Закир 2017 елда «ТАТДиг» (инглизчәдән - татар һәм казу сүзләреннән) дип исемләнгән интернет эзләгеч ясаган. Nigez.com адресындагы бу ресурсны алга таба киңәйтү өчен дәүләт ярдәменә өметләнүен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.

«Төп максатыбыз: Татар теле өчен иң яхшы эзләгеч булдыру һәм аны халыкка кирәкле итү. Татар телендә интернет бизнес өчен урын булдыру. Татар телен һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү. Билгеле, дәүләт ярдәме булса, бик әйбәт», - диде Айрат Закир. Ул татар эзләгече кирәк дигән нәтиҗәгә 12 ел элек килгән. Яндекста татарча язгач, казах сайтларына сылтама килү шушыңа сәбәпче булган.

«Россия Федерациясендә халык саны буенча икенче урында торган милләт вәкиле буларак, мине бу хәл шаккатырды. Шуның нәтиҗәсе, ТАТДиг проекты барлыкка килде», - диде Айрат Закир.

«Бу сайт 80 процент эшли.ТАТДиг проектына миллион сум акча керде, ә бу әле башы гына. Эзләү системаларының бурычы - тиз эшләү, ышанычлы һәм уңайлы куллану. Гадиләштерелгән дизайн битләрне тиз ачарга ярдәм итә һәм серверга йөкләнешне киметә», - диде ул сайтның дизайны нигә гади дигән сорауга җавап биреп.

Айрат Казаннан. 2009 елда ул АКШка күченеп киткән. Айрат Казанны үзенең авылы дип саный, аның сүзләренчә, «ТАТДиг» эзләгеченең nigez.com домены татар телен саклау һәм үстерү өчен нигез булып тора. Айрат төп эшендә 8 сәгать эшләсә, 2-3 сәгатен «ТАТДиг»ка багышлаган. Ике ел булачак система өчен компонентлар сайлап алуга һәм бер ел проектны гамәлгә ашыруга киткән.

«Проект алга таба да үсәчәк, моны мин гарантиялим. Юнәлеш һәм методларны аудиториянең ихтыяҗларыннан чыгып сайлаячакбыз. Нинди тизлек белән һәм нинди күләмдә эшлиячәгебез финанслау, кадрлар һәм техник мөмкинлекләр нинди күләмдә булуына бәйле», - диде Айрат Закир.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/02/180060/

фото Айрат Закир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк