Логотип
Хәбәрләр

Театр спектакльләрне кичектерә:авыручылар күп

Артистлар да авырый

Артистлар авырту сәбәпле, якындагы өч көндә — 3,4 һәм 5 февральдә Әлмәт драма театрында спектакльләр булмаячак.

«Бу көннәрдә актерлар тырышып репетиция ясаган, күбесе авырып киткән. Кемдәдер ОРВИ, ә кемдәдер — коронавирусның „омикрон“ штаммы», — диде «Татар-информ» агентлыгына театрның әдәби бүлеге мөдире Ләйләгөл Минаева.

Кичектерелгән спектакльләргә билетлар сатып алучылар, «Ул әле өйләнмәгән иде» премьерасыннан кала, февральдә булачак теләсә кайсы спектакльне карый ала. Театр администрациясе уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

Әлмәт театры артистларына тизрәк савыгуларын теләп калабыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк