Логотип
Хәбәрләр

«Әти-әни миннән моны көтмәделәр»

Тормыш эчендә актёрлар меңләп рольләр башкара. Ләкин еш кына тамашачы герой битлеге артында кем яшеренгәнен сизми дә кала. Бары тик сәхнә артында, якыннары янәшәсендә артистлар үзләренең чын йөзен күр...

Тормыш эчендә актёрлар меңләп рольләр башкара. Ләкин еш кына тамашачы герой битлеге артында кем яшеренгәнен сизми дә кала. Бары тик сәхнә артында, якыннары янәшәсендә артистлар үзләренең чын йөзен күрсәтә...

Күркәм, ачык йөзле һәм киң күңелле Рузанна Хәбибуллинаны мин шулай күрәм. Балкып торган күзләр иясе белән иҗат, тормыш юллары һәм гомумән театр турында сөйләштек.

Тормыш иптәше Илназны кыз шул ук театр училещесында очрата. Гашыйклар бер үк төркемдә белем алалар, ә укып бетергәч, гаилә корырга булалар. Илназ хакында сорау биргәч, актрисаның күзләре тагын да ялтырый башлады.

– Илназ белән без бер-беребезгә инде беренче курстан ук гашыйк идек. Әле мин аны армиягә дә озаткан идем! (Көлә). Ләкин шул арада мәхәббәтебез сүнеп тә ала. Хезмәт иткәннән соң, Илдар абый Хәйруллин аны өченче курска күчерде һәм без янә курсташлар булдык. Ә дүртенче курста укыганда мәхәббәт учагы кабат яна башлый. Без озак очрашып йөрдек, дип тә әйтә алмыйм, училищены тәмамлагач өйләнештек. Күрәсең, шулай язган булгандыр.

Әйтергә кирәк, Илназ кияүгә чыгу тәкъдимен бик үзенчәлекле ясаган. Училищеның чыгарылыш кичәсендә күпме халык алдында егет кызның кулын сорый, ә Рузаннаның җавабы әти-әнисен таң калдыра.

– Тантана беткәч, көтелмәгәндә, Илназ сәхнәгә менеп тәкъдим ясады. Шуннан соң барысы да кинодагыча булды: мин як-ягыма карандым да, сәхнәгә йөгереп мендем. Әлбәттә, мин «әйе» дидем! Үземнең нәрсә әйткәнеме аңламыйча да калдым (Көлә). Әти-әни миннән моны көтмәгәннәр иде. Әнием сөйләвенчә, әтинең битендә йөзе юк иде. Бер караса, ул залдан чыгып киткән булган. Шул хәтле шаккаттырганмын мин аларны (Елмая)

Автор: Г. Вәлиева

Фото: журнал архивыннан

Әлеге материал – мәкаләдән өзек. Мәкаләне тулысынча журналның декабрь санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк