Логотип
Хәбәрләр

«Әти үзенә иптәш итеп классташымның әнисен сайлады»

Дилә Нигъмәтуллина гаиләсендәге яңалыклар белән инстачылар белән уртаклашты. Җырчы әтисенең тормыш иптәше Дания ханым белән якыннан таныштырырга булган.

Дилә Нигъмәтуллина гаиләсендәге яңалыклар белән инстачылар белән уртаклашты. Җырчы әтисенең тормыш иптәше Дания ханым белән якыннан таныштырырга булган.

«Кичә Әтинең хәләл җефете Дания апаның юбилее булды. Ул үткәрмим дигән иде дә, ә без чәчәк алдык та сюрприз эшләргә булдык. Килеп төштек! Әлбәттә, гаҗәпләнде.

Сез сораган идегез: туган йортыгыз нигә ялгыз тора дип. Хикмәт шунда, әти хатыны белән аның йортында торалар. Аннары хуҗасы булган йортны ялгыз дип тә әйтеп булмый инде. Миңа калса, хәзер авылларда күп йортлар дачага әйләнеп баралар.

Тагын бер кызык факт: Әти үзенә иптәш итеп минем классташымның әнисен сайлады. Без аның белән кечкенә чактан бик дус идек. Аларга гел килеп йөри идем. Иске йортларындагы тимер краватның сеткасында сикереп уйный идек. Ә хәзер инде шул нигезгә кунакка кайтып йөрибез. Вот язмыш, диярсең... «Сводные» сестры буламы әле?

Аллага шөкер, барысы да әкрен генә рәтләнеп килә кебек. Без бәхетле, Альхамдулиллях!» – дип уртаклаша Дилә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк