Логотип
Хәбәрләр

Тимур Бәдретдинов «Холостяк»та катнашачак

ТНТ телеканалында 2013 елдан бирле чыгып килүче «Холостяк» тапшыруын күпләр яратып карый. Анда ел саен танылган буйдак кеше төп герой була, 25 кыз аның йөрәге өчен көрәшә. Тапшыруның продюсерлары була...

ТНТ телеканалында 2013 елдан бирле чыгып килүче «Холостяк» тапшыруын күпләр яратып карый. Анда ел саен танылган буйдак кеше төп герой була, 25 кыз аның йөрәге өчен көрәшә. Тапшыруның продюсерлары булачак геройның исемен әйтмиләр.

Быелгы тапшыруда Тимур Бәдретдинов катнашачак дигән имеш-мимешләр таралды. Тимур инде «Холостяк» тапшыруының өченче сезонында катнашкан иде, анда ул Казан кызы Дарья Канануханы сайлады, ләкин алар арасында мәхәббәт уты тапшыру бетүгә сүнде. Хәзер инде Дарья кияүдә, ә Тимур хаман да буйдак, ә аңа инде 40 яшь. Артист үзенең бу тапшыруда кабат катнашачагын кире кага. «Тапшыруның өченче сезонында мин дөньяның төрле илләренә сәяхәт итү мөмкинлеге булганга катнаштым, күптәнге хыялым ˗ парашюттан сикерүне тормышка ашырдым. Тапшыруда мин үземне лагерьда кебек итеп хис иттем, минем өчен күп кызлар ярыша. Өченче сезонда минем кемне сайлавым күпләргә ошап бетмәде, бу сезонда беркемне дә сайламасам, мине тамашачы аңламас бит» ˗ ди Тимур.

«Холостяк»ның җиденче сезон герое кем булыр, белербез, бәлки Тимур үз бәхетен кабат сынап карар.

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @timurbatrutdinov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк