Логотип
Хәбәрләр

Тимур Бәтретдиновның шәхси тормышы

«Камеди клаб» йолдызы, татар егете Тимур Бәтретдинов карьерасын ШТМнан башлаган иде. Аңа һәрвакыт икенче пландагы рольләр эләгә торган булган. Әмма язмыш аны Гарик Харламов белән таныштыра һәм Тимурны...

«Камеди клаб» йолдызы, татар егете Тимур Бәтретдинов карьерасын ШТМнан башлаган иде. Аңа һәрвакыт икенче пландагы рольләр эләгә торган булган. Әмма язмыш аны Гарик Харламов белән таныштыра һәм Тимурның тормышы үзгәрә...

Тимур Бәтретдинов Мәскәү артында экономист һәм хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа, шуңа балачагы гаиләсе белән бер урыннан икенче урынга күченеп йөреп үтә. Кечкенәдән үк егет сәхнәгә тартыла, шаянлыгы белән башкалардан аерылып тора. Әмма мәктәптән соң җитди һөнәр сайлап, экономист булырга тели.  Укыган вакытта ул ШТМ белән мавыга башлый, командалар өчен текстлар яза, әмма зур уңышларга ирешә алмый. Диплом алганнан соң, егет армиягә китә һәм анда аңа сәләтен күрсәтергә мөмкинлек була. Тимур ШТМ командасын җитәкли һәм җиңүләргә ирешә.

Армиядән соң экономист булып эшли башлый, югары лигадагы бер команда белән чыгышлар ясый. Әмма Гарик Харламов белән танышканга кадәр Тимур турында беркем дә белми. Егетләр дуслашып китәләр, безгә номерлар әзерли һәм чыгышлар куя башлыйлар. Аларны «Камеди клаб»ка чакырып алалар, тиз арада бу дуэтны бөтен Россия тамашачысы ярата башлый. Акыллы татар егете киноларда төшә, төрле проектларда катнаша, зур популярлыкка ирешә.

Әмма шәхси тормышында егетнең әллә нинди уңышлары юк. Тимурга тиздән 40 яшь тула, ә ул әле һаман өйләнмәгән. Аның Катя исемле кыз белән бер елга якын очрашуы киң җәмәгатьчелеккә билгеле. Мөнәсәбәтләр өзелгәннән соң, Тимур чарасызлыктан хәтта «Холостяк» дигән тапшыруда да катнаша. Ул анда берничә кыз белән таныша, әмма бер кызны да «ЗАГС»ка чакырмый. Дарья Кануха, Алена Шишкова кебек чибәр кызлар белән дә Тимур гаилә төзәргә уйламый.

Бүгенге көндә Тимур Бәтретдинов йөргән кызын яшерә. Ул яңа проектларда катнаша, сәхнәдә күп кенә чыгышлар ясый, ә аның җанатарлары тизрәк аны өйләндерергә тели...

Булыр әле, ашыктырмагыз, егетне. Язмыштан узмыш юк, диләрме....

Автор: Эльвира Сабирова

Фото: hochu.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк