Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театры бинасына давыл зыян китергән

(Казан, 30 май, “Татар-информ”).  Бүген Казанда булып узган көчле давыл нәтиҗәсендә Тинчурин театры сәхнәсе түбәсенең бер өлешенә зыян килде. Шунлыктан афишага үзгәрешләр кертелә, - дип хәбәр итте аге...

(Казан, 30 май, “Татар-информ”).  Бүген Казанда булып узган көчле давыл нәтиҗәсендә Тинчурин театры сәхнәсе түбәсенең бер өлешенә зыян килде. Шунлыктан афишага үзгәрешләр кертелә, - дип хәбәр итте агентлыкка театр матбугат сәркатибе Ләйсән Якупова.

"Бүгенгә билгеләнгән «Гомер буе сине көтәм» спектакле 14 июньгә күчерелә. Моннан тыш, 31 май, 3, 4 июнь көннәренә билгеләнгән спектакльләр дә башка көннәргә күчерелә. Спектакльләрнең кайсы көнне күрсәтеләсе соңрак хәбәр ителәчәк. Алдан сатып алынган билетлар гамәлдә кала. Спектакльләрне башка көнне карау мөмкинлеге булмаган тамашачыларыбыз билетларны кире кассага кайтара ала", - ди Ләйсән Якупова.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк