Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театры мобилизацияләнгән татарстанлыларга концерт күрсәтте

Мобилизацияләнгән егетләр кышкы салкын көндә концерт куярга килгән Тинчурин театры белән Арча якташлыгына, үзләрен онытмаулары һәм игътибар өчен ихлас рәхмәтләрен әйтте. 

Тинчурин театры мобилизацияләнгән татарстанлыларга концерт күрсәтте

Кәрим Тинчурин театры Арча районы якташлыгы белән берлектә Казан танк училищесы полигонында мобилизацияләнгән татарстаннар өчен мәдәни программа оештырды. 

Концертта К.Тинчурин театры актерлары Рамил Минханов, Илнур Байназаров, Айсылу Мөсәлләмова, Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артистлары Илназ Бах, Нурзадә, Илсур Мортаза һәм К.Тинчурин театры тавыш операторы Ранил Мусеев чыгыш ясады. 
                                                                                                                                                                                                                                           
Ватаныбыз өчен җиңел булмаган чорда илебезне саклаучыларның рухын күтәрү һәм җәмгыятебезнең бердәмлеген күрсәтү өчен концерт оештырырга булдык, дип белдерде К.Тинчурин театры директоры, Арча районы якташлыгы җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов. 

Без сезгә ышанабыз һәм исән-сау әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз. Безнең җырлар, моңнар сезгә юлдаш булсын, авыр вакытларда көч һәм дәрт биреп торсын, диде актриса Айсылу Мөсәлләмова. 

Мобилизацияләнгән егетләр кышкы салкын көндә концерт куярга килгән Тинчурин театры белән Арча якташлыгына, үзләрен онытмаулары һәм игътибар өчен ихлас рәхмәтләрен әйтте. 

К.Тинчурин театры матбугат үзәге

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк