Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында «Башмагым» спектакле премьерасына әзерлек башланды

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Бүген коллектив Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен сәх...

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Бүген коллектив Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясен сәхнәләштерүгә кереште. Җәүдәт Фәйзи музыкасы. Спектакльнең режиссеры ‒ Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшид Заһидуллин. Театрыбызның әйдәп баручы һәм яшь артистлары белән бергә чакырылган артист – Гөлнара Байназарова катнаша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк