Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин театрында - премьера!

Спектакль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.

Тинчурин театрында - премьера!



26, 27 гыйнвар көннәрендә биредә татар халкының иң танылган тарихи эпосларының берсе - «Идегәй» дастаны буенча спектакль куела.

«Идегәй» – Алтын Урда таркалу чорында булган тарихи вакыйгаларга нигезләнгән.

Спектакль Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.

Режиссеры Туфан Имаметдинов, Идегәй ролен яшь актер Илнур Гарифуллин, Шаһтимер - Зөфәр Харисов, Туктамыш хан - Ирек Хафизов, Йәникә - Гүзәл Гайнуллина башкара.

Бүген "Идегәй" премьерасына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов ни өчен Тинчурин театрындагы премьераларны калдырмый йөрүе турында сөйләде, ә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов: "Премьераны карамасагыз, йоклый алмый җәфа чигәчәксез, вакытында карап калыгыз", - дип, 26.27 гыйнвар көннәрендә премьерага дәште. +12

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк