Логотип
Хәбәрләр

Тинчурин урамыннан Әдилә!

Тинчурин театрына килеп эләгүемне тормышымдагы мөһим һәм хәлиткеч этапның берсе дип саныйм. Казанның Тинчурин урамында үскән кыз – Тинчурин театры сәхнәсендә! Гаҗәп бит!

Сәхнәдәге яшьлек дәрте, янып торган күзләре, кечкенә гәүдәсенә бик килешле яткан күлмәге, бөдрә чәчләренә кадалган ыспай калфагы белән алдырды бугай ул мине. Чал тарихлы Тинчурин сәхнәсендә тормыш юлының тәүге китабын актара башлаган бу кызның үз-үзен тотышында ниндидер кыюлык, сер бирмәү, үҗәтлек чалымнары тоемладым мин. Шулай булды да. «Кечкенә дә – төш кенә» Әдилә фикерле, чая, үткен, үзенә ни кирәген бик яхшы белүче кыз бала булып чыкты. Әңгәмәнең тулы вариантын язма соңында бирелгән махсус код аша да тыңлап карагыз әле. Сезне дә гашыйк иттерер ул! Димәк, «Сәхнә»дә – Кәрим Тинчурин театрының яшь актрисасы Әдилә Хәсәнова.

Әдилә, шәһәр җирлегендә туып-үскән кызда татар театры сәнгатенә карата мәхәббәт кайчан уянды?

Балалар бакчасы, мәктәптә рус мохитендә тәрбияләнсәм дә, өйдә татарча сөйләшү, театр түгәрәкләренә йөреп, төрле бәйгеләрдә катнашу, сәхнәдә чыгыш ясау уяткандыр бу мәхәббәтне. Мин кечкенәдән иҗатта булдым: музыка, балет мәктәбе. Әле дә хәтерлим: урамнан узганда сәхнә кебек ял итү мәйданчыклары күрсәм, җырламый-биеми төшми идем. Әти-әни бу гадәтемә ияләнеп, мине кырыйда көтеп торалар иде.

Иҗат юлыннан китәм, дип ныклы карарга килүең ничек булды?

7-8 сыйныфта укыган вакытта тормышымны иҗат белән бәйләячәгемне төгәл белә идем. 9 нчыны тәмамлау белән, әни мөмкинлегемне сынарга – театр училищесына кереп карарга тәкъдим итте. Документларымны соңгы кеше булып бирдем – Илдар абый Хәйруллин курсына үттем. Көтмәгәндә ишелгән бәхет шундый була икән!

Театр училищесы еллары да артта калган, хәзер Әдилә Хәсәнова – Кәрим Тинчурин театры актрисасы! Анысы ничек булды?

 Диплом спектакленә әзерләнеп йөргәндә Тинчурин театры баш режиссёры Туфан Имаметдинов актёрлар эзли дигән хәбәр таралды, күп тә үтмәде, ул безнең төркем белән танышырга шәхсән үзе килде. Ә инде берничә атнадан мине һәм курсташымны театрга очрашуга чакырды һәм бергә эшләп карарга тәкъдим итте. Әлбәттә, ризалаштым! Аннары инде Рүзәл Мөхәммәтшинның «Асылкош» спектакленә керештек. Шуннан соң Ш. Фәрхетдиновның «Татар теле – сәхнә теле»ндә – укучы, Р. Зәйдулланың «Ашина»сында – Мирза, Г. Камалның «Беренче театр»ында – Биби, К. Тинчуринның «Хан кызы Турандык» – Турандык һәм башка рольләр иҗат ителде.

Баланың сәләтен күреп, аны үстерә белгән әти-әниең үзләре дә иҗатта, мөгаен?

Алар үзләрен тулаем иҗатка багышлаган кешеләр түгел, әмма әни сәнгать училищесында рәссам булырга укыган, аннары инде тегүчелекне үзләштергән. Кечкенәдән сәхнәдә берсеннән-берсе матур күлмәкләр киеп чыгуымның сәбәпчесе дә әни иде, төннәр буе күлмәкләр теккәнен хәтерлим. Ә әтием шулай ук бик мактаулы һөнәр иясе – төзүче. Әмма нәселдә җырчылар бар. Туганнар җыелышкан мизгелләр җырлы-гармунлы бәйрәмгә әйләнә. Шуңа минем театр дөньясына кереп китүемә беркем дә каршы да булмады. Әти-әнием һәрвакыт янәшә, аларның ярдәмен гел тоям. Рәхмәтем чиксез!

Республиканың мәшһүр театрында, күренекле артистлар белән бер сәхнәдә уйныйсың. Алар яшь артистны ничек кабул итте?

Алар мине үз кызлары кебек якын күрде. Өйрәтте, киңәшләрен бирде. Бик зур рәхмәт аларга!

Әле театрда эшләвеңә озак вакыт та үтмәде – бүген син җитди рольләрдә. Турандыктан «курыктыңмы?»

Курыктым. Сәрдәр Таһировски бу рольгә мине билгеләр дип бер дә уйламаган идем. Венгриядә яшәүче татар режиссёры бездә «Ядәч! Исемдәспектаклен куйган иде. Ул вакытта да, «Турандык»та да режиссёр артистлар белән онлайн эшләде. «Нинди соң ул Турандык?» дип, режиссёрны йөдәтеп бетердем (көлә.) Режиссёр, артистның материал белән ничек эшләвен күзаллау өчен моңа кадәр куелган «Турандык»ларны да карап чыктым. Әмма минеке – бөтенләй башка Турандык һәм ролемнән канәгатьмен. Режиссёрлар мине төрлечә күрә, бу миңа бик ошый!

«Җилкәнсезләр»не ничек йөгәнләдең?

 Мәртәбәле артистлар белән эшләүдә беренче тәҗрибәм иде бу. Репетиция саен образыма үзгәреш, яңалык кертергә тырышып, яратып иҗат иттем. Бүген Дилбәр менә мондый, ә икенче репетициядә ул – башка төрле. Режиссёр уйнарга түгел, ә яшәргә дигән бурыч куйды. Тамашачы белән артист арасы – кул сузымы ераклыкта. Дилбәрнең әтисенә булган чиркангыч мөнәсәбәтеннән авыр хисләр кала иде, сәхнәдән чыгып юынасы килгән вакытлар була иде хәтта. Образымны үстерә-үстерә моңа да күнегелде. Роль шунысы белән кызыклы да ул.

Сәхнә образын өеңә «ияртеп» кайтасыңмы?

Илдар абый «артист рольдән тиз чыгарга тиеш», дип әйтә иде. Аның әти-әниләрне җыеп: «Балаларга тимәгез, сөйләшмәгез, алар әле тәҗрибәсез, үзләрен яңа халәттә өйрәнеп кенә киләләр, нишләргә кирәклеген белмиләр», – дип әйткәне дә бар. Спектакль чыгарганда ул ролең белән атналар буе «йоклыйсың». Ятсаң, торсаң, уйлар шул хакта гына, төшләреңә кереп йөдәтә. Премьерадан соң рәхәтләнеп каласың.

Ничек уйлыйсың, тамашачының җиңел, көлкеле спектакльләрне өстен күрүе нәрсә белән бәйле? 

 Халыкның проблемалары болай да җитәрлек. Бәлки аларга театр юану, рәхәтлек алу урыныдыр. Әмма җитди әсәрләргә йөрмиләр дип әйтмәс идем. Үзем уйнаган «Турандык», «Җилкәнсезләр»гә тамашачы яратып йөри. Әле күптән түгел шундый күренешкә тап булдым: «Турандык»ка күбрәк урыс телле тамашачы килә икән. Моны залда яңгыраган тәрҗемәдән һәм колакчыннар калмавыннан чамаларга мөмкин.

Курсташларың арасында укуларын Мәскәүдә дәвам иттерүчеләр бар. Кызыкмыйсыңмы?

 Кемдер Мәскәүгә китә дип кенә, барысын калдырып чыгып китеп булмый. Тинчурин театрына булган мәхәббәтем китү уйларын читкә этәрә. Бу адымым театр эшенә хилафлык китермәсме, дигән уйлар да юк түгел. Хыянәт итәрмен кебек. Мин хәзер шәкерт кенә түгел, рольләрем бар, димәк, театрга хезмәт итәм. Тинчурин театрына килеп эләгүемне тормышымдагы мөһим һәм хәлиткеч этапның берсе дип саныйм. Казанның Тинчурин урамында үскән кыз – Тинчурин театры сәхнәсендә! Гаҗәп бит! Мине училищеда укыганда да «Тинчурин урамыннан Әдилә» дип йөртәләр иде.

Тормышта нинди ул Әдилә?

 Тыйнак. Тыныч. Җиңел. Әмма ошамаса, фикеремне белдерми калмыйм. Кызып китүчәнлегем дә бар. Бу сыйфатым тормышта комачауласа да, сәхнә өчен бик ярап куя. Өйдә утырырга яратмыйм. Һәр яңалыкка уңай карыйм һәм язмыш биргән мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырышам. Мәсәлән, быел кинода төшү насыйп булды. «Юллар чатында» фильмы тиздән телеэкранга чыгачак. Быел үземне режиссёрлык курсларында сынап карадым. Әмма бу һөнәр минеке түгеллеген аңладым. Ә бәлки «өлгереп» җитмәгәнмендер.

Таныйлармы сине?«Йолдызлану» булдымы әле?

 Юююк. Кечкенәдән сәхнәдә үскәнгәме икән, каядыр чыгыш ясау минем өчен гадәти әйбер. Йолдызлану миңа нигә? Һөнәрем сәхнә белән бәйле.

Киләчәк тормышыңны ничек күрәсең? Нинди булыр икән ул Әдилә Хәсәнова?

30 яшькә кадәр гаиләле булам, бала табам диярмен дә, ә тормыш башка көтелмәгән борылышлар әзерләгән булса? Әлегә рольләрем күп булсын, барысын да яратып иҗат итәргә язсын дип телим. Хатын-кыз өчен гаилә барыбер мөһимрәк дип саныйм.

Әдилә, ә без, «Сәхнә» журналын укучылар, тамашачылар синең уңышларыңны күреп сөеник! Матур иҗади киләчәк сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк