Логотип
Хәбәрләр

Үткән ел «камыт кигән» артистлар

Көн тудымы, бәхәсле яңалыклар белән бергә, шатлыклы хәбәрләр дә килеп торды. Кайбер җырчыларның шәхси тормышында үзгәрешләр, бәхетле вакыйгалар күп булды. Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев буйдак...

Көн тудымы, бәхәсле яңалыклар белән бергә, шатлыклы хәбәрләр дә килеп торды. Кайбер җырчыларның шәхси тормышында үзгәрешләр, бәхетле вакыйгалар күп булды. Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев буйдак тормышы белән хушлашты һәм үзеннән ике тапкыр яшьрәк кызга өйләнде. Кәләш татар кызы, алар бер елга якын очрашканнан соң никах укыткан.

12 октябрь көнне Татарстанның халык артисты ИлСаф та өйләнде. Хатыны Зилә белән 15 ел бергә гомер иткәннән соң, алар ЗАГСка барып язылышты. ИлСафның бу икенче тапкыр өйләнүе. Беренче хатыныннан аның Энҗе исемле кызы бар. Быел артист бабай да булды, кызы аңа онык бүләк итте. Бүгенге көндә җырчының икенче никахыннан Җәмил һәм Аяз исемле уллары бар.

Яшь башкаручы Рамил Закировта «камыт киде». 1 июль көнне Закировлар гаиләсе гөрләтеп туй мәҗлесен үткәрде. Рамилнең тормыш иптәше Чаллы кызы Илүзә. Яшьләр өч ел очрашып йөргәннәр.

22 сентябрь көнне «Казан егетләре» төркеме җырчысы Айдар Әгъләмов Оренбург кызы Камилла Әхмәтовага өйләнде. 

Татар эстрадасының иң романтик җырчысы Илназ Сафиуллинда башлы-күзле булды. Сентябрь аенда ул Айгөл Хуҗина белән кавышта. 

Интертаттан укыгыз

Фото: татар- информ архивы

Автор: Ләйлә Хәкимова

интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк