Логотип
Хәбәрләр

Үткән елның иң зур «гаугачылары»

2018 ел – Эт елы иде, шуның өчен җырчылар арасында «өрүче»ләр дә табылды. Тамашачылар арасында иң зур шау-шу уяткан күренешләрнең берсе – Элвин Грей һәм Гүзәл Уразованың низагы. Танылган җырчылар арас...

2018 ел – Эт елы иде, шуның өчен җырчылар арасында «өрүче»ләр дә табылды. Тамашачылар арасында иң зур шау-шу уяткан күренешләрнең берсе – Элвин Грей һәм Гүзәл Уразованың низагы. Танылган җырчылар арасында бәхәс «Красивая, хороший» җырына авторлык хокуклары өчен килеп чыкты. Россия авторлык җәмгыятенең Татарстан филиалы аша Гүзәл Уразова «шигырьләр тәрҗемәчесе» Эльвира Сафина белән берлектә әлеге җырга хокукларны үз исемнәренә яздырганнары билгеле булды. 6 октябрьдә Элвин Грей үзенең Инстаграм битендә аларны караклыкта гаепләде, ә Гүзәл Уразова күз яшьләре аша үзенең җавабын җиткерде

Автор: Ләйлә Хәкимова

Фото: архив Татар-информ

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк