Логотип
Хәбәрләр

Әтнәләр "Мулла" фильмы татарны да, Әтнәне дә дөньяга танытачак, дип саный

(Әтнә, 22 апрель, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Кичә, 21 апрельдә, Әтнә дәүләт драма театры бинасында шактый өлеше безнең Әтнә җирлегендә - Күәм авылының Әнис Галләмов йортында, Күңгә...

(Әтнә, 22 апрель, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Кичә, 21 апрельдә, Әтнә дәүләт драма театры бинасында шактый өлеше безнең Әтнә җирлегендә - Күәм авылының Әнис Галләмов йортында, Күңгәр авылы мәчетендә төшерелгән “Мулла” фильмының премьерасы булды. Фильмның баш продюсеры Миләүшә Айтуганова әйткән сүзендә торды: фильмны беренче булып Әтнә тамашачылары карады, дип хәбәр итә “Әтнә таңы” сайты.

“Мулла” - Әтнә җирлегендә төшерелгән өченче фильм. Бу җирлекнең табигате кино төшерергә яратылган. Монда бик матур табигать, дөньяның иң матур почмаклары Әтнә районында икән. Әтнәдә бик матур кешеләр яши. Чыннан да, Татарстанны алсаң, Әтнә иң күп кино төшерелә торган район булды. Бәрәскәгә килеп ике фильм төшергән идек. Ул фильмнарны да алып килеп күрсәтерләр. Кинога, кешеләргә уңай карашлы район башлыгы белән дә мактарлык Әтнәне. Кечкенә генә булса да ярдәм сорадым, ә ул кечкенә генә булмады. Ленин исемендәге хуҗалык башлыгы Илгиз Вильдан улының да ярдәмен күп тойдык. Сезгә бик зур рәхмәт”, - дип, үзенең ихтирамын җиткерде “Татаркино” дәүләт оешмасы директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Миләүшә Ләбиб кызы “Мулла” фильмын карый башлаганчы.

Фильмны тын алырга куркып карадык. Тын кысылудан башланды да ул. Төрмә. Әсфәндиярны типкәләп кыйныйлар. Һәм бу күренеш шулкадәр осталык белән төшерелгән. Ул музыка куелышы булсын, уйнау осталыгы дисеңме. Әсфәндиярның һәр адымы, һәр йөз-кыяфәте чалымнары җанга ятты. Без, тамашачылар, Әсфәндияр белән кино дәвамында бергә яшәдек, аны төрмәдән чыгардык, аның белән бергә уйландык, чөнки “Мулла” фильмы – безнеке, ул шулкадәр йөрәккә якын. Без аны үзебезнеке итеп кабул иттек. “Мулла” спектакленең куелышы өчен Әтнә театры автор Туфан ага Миңнуллинның рәхмәтен, хәер-фатихасын алды, ул нәкъ тә шулай булды. “Язганда нәкъ менә шушындый куелышны күздә тотып язган идем”, - дигән иде Туфан ага, спектакль тәмамлангач сәхнәгә менеп артистларга рәхмәт әйткәндә.

Фильмда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Фазлыев - режиссер да, актер да. Фильмда Әтнә дәүләт драма театры артистлары күпләп уйный, Налимә ролендә – Гүзәл Гафарова. Әтнә сәхнәсендә беренче тапкыр “Ак чәчәкләр” премьерасын караганда да аның белән шулай горурланган идек, “Мулла”да да ул үзен ихлас уйнавы белән яраттыра алды. Безнеңчә, төп рольләрдә Әтнә театрының ике артисты уйнау, аларның осталыгы фильмның уңышын тәэмин итә дә инде. Эпизодларда уйнаган артистларыбыз өчен дә горурланырлык. Фильмда Әтнә балалары да катнаша.

Фильмның сюжеты пьеса линиясен сакласа да, иң элек күзгә ташланганы - өстәмә персонажлар. Бу, беренче чиратта, Артур образы. Аны Россиянең популяр киноактеры Марат Бәшәров башкарды. Марат Бәшәров элеккеге дустын кире шәһәргә китәргә үгетләгән Артур исемле егетне уйный. Әсфәндияр, әлбәттә, китмичә кала. Китәргә җыенганда, үлем хәбәрен җиткерәләр аңа, мәетне ташлап китә алмый ул. Авылны бу хәлендә калдыра алмый. Артур китә, киткәндә Әсфәндиярны кочаклап, ярдәм кирәксә, чакыр, дип китүе дә - мулланы хөрмәт итү билгесе.

Россия һәм Татарстанның танылган актеры,Татарстанның атказанган артисты Марат Башаровның фильмда катнашуы да - татар киносы файдасына. Дөньяга танылачак бу фильмга, бу - һичшиксез шулай булачак, үзгә, яңа бер юнәлеш өсти.

Искә төшерик, фильмның идея авторы – композитор Марат Әхмәтшин. Ул аны экраннарга чыгару идеясе белән дүрт-биш ел хыяллана. “Кемгә генә кермәдем. Миләүшә Ләбиб кызына да сөйләп күрсәттем. “Марат, без моны эшлибез”, - диде. Аптырадым да. 2017 елда Татарстан Президенты ярдәме белән фильмга акча бүленде һәм ул август аенда төшерелә дә башлады. Миләүшә сүзендә торды”, - диде Марат. 
Фильмның тагын бер режиссеры - Әмир Галиәскәров. Операторы – Юрий Данилов.

Фильм тәмамлангач, Миләүшә Ләбиб кызы бу проектта эшләүчеләрне сәхнәгә чакырды. Барысын да алкышлап сәхнәгә озаттык. Район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы, ихлас сөенеп : ”Бик әйбәт фильм килеп чыккан, бу кадәр булыр дип уйламадык, куанып, сөенеп карадык. Бик зур рәхмәт, Миләүшә Ләбиб кызына һәм аның командасына, - диде.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк