Логотип
Хәбәрләр

Әтнә театры Яңа елга премьера тәкъдим итте

Театрның 100еллык юбилее хөрмәтенә 28 декабрьдә Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” (“Синяя птица”) спектакле әзерләнә. Әлеге спектакль Бердәм Россия партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” дип исемләнгән,...

Театрның 100еллык юбилее хөрмәтенә 28 декабрьдә Морис Метерлинкның “Бәхет кошы” (“Синяя птица”) спектакле әзерләнә. Әлеге спектакль Бердәм Россия партиясенең “Кече шәһәрләр театрлары” дип исемләнгән, 300 меңгә кадәр халкы булган торак пунктларда урнашкан театрларның иҗади эшчәнлегенә һәм материаль-техник базасын ныгытуга ярдәм проекты кысаларында сәхнәләштерелә. Шулай ук сезон дәвамында әлеге проект ярдәме белән Г.Камалның “Безнең шәһәрнең серләре” комедиясе дә сәхнәгә менәчәк.

Морис Метерлинк әсәре буенча куелачак “Бәхет кошы” феериясе балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы, яңача спектакль булачак. Пьесаны татарчага Татарстан Республикасының атказанган артисты Марат Мәхмүт улы Хәбибуллин тәрҗемә итте. Режиссеры – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, театрның баш режиссеры Рамил Радик улы Фазлыев. Рәссамы – Геннадий Сергеевич Скоморохов. Композиторы – Юрий Владимирович Фёдоров. Хореографлар - Лилия Александровна һәм Айрат Әнвәрович Баһаветдиновлар (сәнгать дөньясына алар "Дорога из города" бию театры аша таныш). Спектакльдәге җырларга сүзләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова язды.

Әкияти декорацияләр, сыйфатлы, профессиональ музыка, җыр-биюләргә корылган кызыклы сюжет, режиссерның үзенчәлекле трактовкасы, артистларның гаҗәеп оста уены кушылуыннан сәхнәдә туачак могҗиза беркемне дә битараф калдырмаячак.

Шәхсән минем өчен, сәхнәдә барган спектакль – режиссер, артистлар, рәссам, композитор, хореографның бербөтен иҗаты. Залда гади тамашачы буларак сәхнәдәге вакыйгалар эчендә бөтереләм, шул ук вакытта, спектакльне тудыручыларның сәнгати югарылыктагы хезмәтен аерым-аерым җанга сеңдереп, кинәнеп, ләззәтләнергә яратам. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Әтнә театры артистларының бүгенге театраль дөньяда сирәк очрый торган ихласлыгына, профессиональлекләренә, нәни артистлар – төп рольләрне башкаручы Мәдинә Хәкимова, Булат Мөхәммәдҗановларның ышандырырлык итеп уйнавына, театр труппасына шулкадәр үз, табигый кушыла алуына, баш режиссер Рамил Фазлыевның һәрвакыттагыча материалга фәлсәфи тирәнлек белән якын килүенә, зәркәнче нечкәлеге белән һәр детальне, һәр мезансценаны тамашчыга тәкъдим итү осталыгына сокландым. Рәссам Геннадий Скоморохов (Әтнә театры гомер гомергә иң зәвыклы профессионаллар белән эшли!) иҗат иткән декорацияләр – үзе бер сәнгать дөньясы! Сәхнәдәге һәр реквизит, һәр төс, һәр сантиметр нидер сөйли, тамашачыга нидер җиткерә, бөртекләп карап, аңлап, кабул итеп кенә өлгер! Алардагы көчле фәлсәфә, мәңгелек кыйммәтләрне символик югарылыкка күтәрү, рәссамның декорацияләренә җан өрүе дип кабул итәсең. Ә Юрий Федоров музыкасы? Кайдандыр тирәннән, һәр тамашачының бәгырь төпкеленнән күтәрелгән кебек ул көйләр. Музыкада психологизм дисләр, хәзерге композиторлардан мин нәкъ менә Юрийның иҗатын атар идем. Санап киткән нюансларны берләштерсәң, сәхнә калыбына кертеп, бербөтен спектакль итеп карыйсың да аңлыйсың – Әтнә театрын тамашачы ни өчен шулкадә ярата, күрше-тирә район-шәһәрләрдә гастрольләр ни өчен һәрчак аншлаг белән үтә, ни өчен ярты көн алдан килеп, касса янында артык билет булмасмы дип өзгәләнә.

Әтнә театры хакында еш кына, булсын ул театр тәнкыйтьчеләре авызыннан, булсын журналистлар каләменнән, торгынлыкта, үз казанында кайный, искергән карашлы спектакльләр куя ише фикерләр яңгырый. Театр репертуарындагы һәр спектакль белән танышып, вакыйгаларның үзәгендә кайнаган кеше буларак, әлеге фикер белән килешмәскә җөрьәт итәм. Әйе, театр соңгы елларда Әтнә халык театры 60-70 елларда зур уңышларга ирешкән спектакльләрнең кайберләрен яңадан торгызды. Бу максатчан – театрның 100 еллык юбилее уңаеннан махсус эшләнде. Әлеге спектакльләрне тамашачы үзгә бер җылылык белән кабул итте. Сугыш, аннан соңгы авыр чорны (“Миңлекамал”, “Туган туфрак”) китаплардан гына укып белгән буын да тамаш залыннан күз яшьләре белән чыккан икән – димәк, ниятебез үзен-үзе аклаган дигән сүз. Инде театрда торгынлык, “Совок” спектакльләр генә куела дигән фикерне инкарь итеп карыйк. Соңгы елларда театрда куелган драматурглар – Ркаил Зәйдулла, Илгиз Зәйниев, Зөлфәт Хәким, Рәдиф Сәгъди, Равил Сабыр, Флорид Бүләков; классикларыбыз – Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Чыңгыз Айтматов, Мирхәйдәр Фәйзи, Мирсәй Әмир... Шәриф Хөсәенов, Хәй Вахит, Сәет Шәкүров, Гамир Насрый... Я, шундый репертуары булган театрны торгынлыкта дип әйтеп буламы? Театрның шылт иткән саен чәчрәп чыкмавы, ике көннең берендә телевидение-радио, басма мәгълүмат чараларында ялтырамавы, тыныч кына, тыйнак кына зәвыклы репертуар белән чын театр көткән тамашачы алдына чыгуны кулайрак күрүе, бәлки, ялгыштыр? Һәр премьерадан шоу ясау, сенсация дип кычкыру бүгенге заман кануннары буенча дөресрәктер дә, бәлки? Бәлки...

Инде килеп, үз казаныңда кайнау хакында уйланып алыйк. Әлеге фикерне аңларга була, әмма килешәсе килми. Соңгы берничә сезонны гына күздән кичерик. Гүзәлем Әсәл спектаклен Илдар Хәйруллин куйды, Провинция мәзәкләрен – Евгений Аладинский, Саташкан сандугачны – Рифат Миндубаев. Шул ук Гүзәлем Әсәлнең рәссамы - Валерий Яшкулов (РФ һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе). Шактый гына спектакльләргә декорацияләр иҗат иткән Сергей Скоморохов та(Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ) Әтнә казаныннан түгел ләбаса!

Ә бe премьерада исә, гомумән дә Европа биеклегендәге специалистлар кулы уйнаган – чит илләрдә күргәзмәләре югары бәя алган Геннадий Скомороховмы, хореографлар – Баһаветдиновлармы, композитор – Федоровмы – һәрберсе сәнгать дөньясында могҗиза тудырырга сәләтле шәхесләр бит! Әлеге күренеш үзе үк Әтнә дәүләт драма театрының үсеш юлында булуы, экспериментлардан курыкмавы, яңалыкка омтылуы хакында сөйли. Бүгенгедәй премьералары күп булсын дип телик театрга!

Гөлүсә Батталова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк