Логотип
Хәбәрләр

Әтнә театрының «Фронтовичка» спектакле «Коляда-plays» фестиваленә чакыру алган

Әтнә татар дәүләт театры Екатеринбург шәһәренә - «Коляда-plays» халыкара заман драматургиясе фестиваленә чакыру алды. Бу хакта театр директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Гөлүсә Батталова...

Әтнә татар дәүләт театры Екатеринбург шәһәренә - «Коляда-plays» халыкара заман драматургиясе фестиваленә чакыру алды. Бу хакта театр директорының маркетинг һәм PR буенча урынбасары Гөлүсә Батталова хәбәр итә.

Әтнә театры халыкара фестивальдә Урал драматургы Анна Батуринаның «Фронтовичка» спектаклен тәкъдим итәчәк. Драманы сәхнәгә башкорт режиссеры Илсур Казакбаев куйды. Әсәр “Кече шәһәр театрлары” проекты кысаларында куелган. «Фронтовичка» спектакле – Әтнә театрының үткән сезондагы соңгы премьерасы иде. Төп рольләрдә – Рәзилә Мөхлисуллина һәм Айдар Вәлиев.

«Коляда-plays» XIII Халыкара заман драматургиясе театраль фестиваленә быел 52 гариза килгән, шулар арасыннан фестивальнең төп оештыручысы - драматург, режиссер Николай Коляда Россия һәм чит ил театрларының 21 спектаклен сайлап алган.

Фестивальдә яшь Урал драматургларының заманча әсәрләре, «Евразия» фестивале лауреатлары яки Николай Коляда әсәрләре буенча куелган спектакльләр катнаша. Фестиваль 1 – 10 ноябрь көннәрендә үтә.

«Фронтовичка» спектакле шулай ук быел Казахстанда беренче тапкыр узучы «ABISH ALEMI» І Халыкара театраль фестиваленә дә чакырулы.

«Коляда-plays» фестивалендә үткән ел Татарстанның ике дәүләт театры – Чаллы һәм Буа театры катнашкан иде.

Фото: Салават Камалетдинов

татар-информ

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк