Логотип
Хәбәрләр

Толстойга Ф.әмирхан язган хат күргәзмәдә киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр күрсәтеләчәк

  Биредә Лев Толстойның татарчага тәрҗемә ителгән кесә китапчыклары да куелачак. Казанда 7 сентябрьдә Ислам мәдәнияте музеенда “Лев Толстой һәм ислам дөньясы” күргәзмәсе ачыла. Лев Толстойга киңәш б...

 
Биредә Лев Толстойның татарчага тәрҗемә ителгән кесә китапчыклары да куелачак.

Казанда 7 сентябрьдә Ислам мәдәнияте музеенда “Лев Толстой һәм ислам дөньясы” күргәзмәсе ачыла. Лев Толстойга киңәш белән мөрәҗәгать иткән Фатих Әмирхан хаты биредә киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе хәбәр итә.

Күргәзмәгә килүчеләр Лев Толстойның Коръәнне өйрәнгәнлеген һәм татар зыялылары белән аралашканлыгын беләчәк. Экспозициядә “Ясная Поляна” музей-усадьбасы коллекциясеннән классикның Коръән һәм ислам тематикасы булган басмаларны укыганда тамгалар калдырган битләрен, Мисыр һәм Һиндстан галимнәре, татар зыялылары белән язышкан язмаларын күреп була алачак.

Моннан тыш Лев Толстойның татарчага тәрҗемә ителгән кесә китапчыклары да куелачак.

Күргәзмә ноябрь ахырына кадәр эшләячәк. Алдан Казанда Татарстанда Лев Толстой елына һәм аның тууына 190 ел тулуга багышлап “Үзеңә ышан!” (“Верьте себе!) күргәзмәсе ачылган иде. 

Фото: pixabay.com
 татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк