ТР Дәүләт камера хоры язның беренче бәйрәменә багышлап концерт әзерли
2 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хорының “Диңгез, диңгез” концертына чакыра. Программада – Европа, рус һәм тат...
2 март көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хорының “Диңгез, диңгез” концертына чакыра. Программада – Европа, рус һәм татар классикасы, эстрада композицияләре һәм халык җырлары. Концерт «Хоровой Crossover» абонементы кысаларында узачак. Башлана 18.30да.
Язгы бәйрәмгә Дәүләт камера хоры махсус программа әзерләгән, анда бөтен музыкаль әсәрлә диңгез темасы белән бәйле булачак. "Дидона и Эней" (Г.Перселл), "Садко" (Н.А.Римский-Корсаков), "Русалка" (А.Дворжак), "Сказки Гофмана" (Ж.Оффенбах) операларыннан өзекләр, шулай ук көнбатыш хор культурасы шедеврлары һәм XX гасырның музыкаль хитлары яңгыраячак.
Концертта Дмитрий Чирков җитәкчелегендәге Болактагы Яшьләр театрының Камера оркестры, Лилия Таһирова, күптән түгел Ф.И.Шаляпин стипендиясе тапшырылган Илгиз Зәкиев катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк