Түрәләр читтән торып эшләүгә күчә...
Казан Мэриясе хезмәткәрләренең бер өлеше читтән торып эшләүгә күчерелә. Җитәкчеләргә хезмәткәрләрнең 50% ын дистанцион эш режимына күчерергә тәкъдим иткәннәр. Халыкка хезмәт күрсәтүдә һәм шәһәрнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итүдә катнашучылар урында кала. Эпидемиологик хәл начараю сәбәпле, бер атна элек Россия премьер-министры Михаил Мишустин персоналны мөмкин булганча читтән торып эшләүгә күчерергә чакырды. Әгәр хезмәткәрләр традицион форматта эшли икән, эш бирүче коронавируска тест уздыруны тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде премьер-министр. Берничә көннән соң Мишустин вице-премьерлар, министрлар Кабинеты аппараты, шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар, аларның территориаль бүлекчәләре һәм ведомство буйсынуындагы оешмаларның киңәшмәләрен 21 гыйнвардан дистанцион форматка күчерүне йөкләде.
Фото: пандемия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 09:01
-
26 май 2022 - 15:42
-
26 май 2022 - 11:20
-
25 май 2022 - 16:06
-
24 май 2022 - 16:25
-
24 май 2022 - 13:36
-
24 май 2022 - 13:06
-
24 май 2022 - 13:04
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте