Логотип
Хәбәрләр

Цифрлы хезмәт китабына үзмәшгульлек турында мәгълүмат кертелмәячәк

2020 ел башыннан Россиядә цифрлы хезмәт китабы кертеләчәк, әмма эшмәкәрнең үзмәшгульлеге турындагы мәгълүматны аңа кертмәячәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат ко...

2020 ел башыннан Россиядә цифрлы хезмәт китабы кертеләчәк, әмма эшмәкәрнең үзмәшгульлеге турындагы мәгълүматны аңа кертмәячәкләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова хәбәр итте.

«РФ Пенсия фондына иминият кертемнәре шартларында үзмәшгульнең пенсия хокуклары формалаша, әмма бу хезмәт килешүе кысаларындагы эш түгел», – дип билгеләп узды Полякова.

1 гыйнвардан кертелә торган цифрлы хезмәт китабы хезмәткәрләргә үз эшчәнлеге хакында мәгълүматтан файдалану мөмкинлеге бирәчәк, ә эш бирүчеләр һәм дәүләт органнары кадрларны цифрлы исәпкә күчерә алачак.

Автор: Марат Ишкильдин

Фото: pixabay.com

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк