Логотип
Хәбәрләр

«Туган көндә йокламыйлар»

Җырчы Алинә Сафиуллина шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтте. Туган көнгә иң сөенгән кеше, аның улы Нариман булган. Бу хакта Алинә үзе язып чыкты.

Җырчы Алинә Сафиуллина шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтте. Туган көнгә иң сөенгән кеше, аның улы Нариман булган. Бу хакта Алинә үзе язып чыкты.

Кыланып та карыйлар алар туган көндә. Көндез утырып салатлар ашагач, Алинәнең улы «Ә аниматор кайда?» дигән сорау бирә, вирус булгач килә алмаган дип җавап бирәләр аңа. Шуннаң ник без туган көн белән котлап җырламыйбыз дигәч, тиз генә шәм табып, аны бәлеш өстенә утыртып, рәвешен китерәләр. Көндезге йокыдан да баш тарталар, чөнки Нариман туган көндә йоклап ятмыйлар дип кырт кисә. Шуннан әбисен, бабасын, әнисен түгәрәккә бастырып биетеп тә ала малай. Бары тик ул кичен арып талып йоклап киткәч кенә, утырып чәй эчәләр.

Үзизоляциядә туган көннәр шулайрак үтәдер инде ул, име дуслар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк