Логотип
Хәбәрләр

Туган телне читтән торып та өйрәнеп буламы?

Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде. "Без бердәм дәүләт м...

Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов "Татар-информ"га биргән интервьюсында җиткерде.

"Без бердәм дәүләт мәгариф киңлеге турында сүз алып барабыз. Әйтик, бала Татарстанда татар телен укыган, ә аннары Ульян өлкәсенә күчкән икән, анда инде ул туган телен укуны дәвам итә алмый. Тик бала бит гаепле түгел. Бүгенге кануннар читтән торып белем алуны күздә тота", - ди ул.

Мисал итеп депутат Татарстандагы “Ана теле” системасын китерде. Һәр елны Татарстаннан гына түгел, бөтен дөньядан 10 мең граждан бу системада теркәлергә һәм уку курсын узып, туган телен өйрәнергә хокуклы.

"Мондый механизмны, шул исәптән, туган телне өйрәнүне бөтен Россия Федерациясе киңлегендә тәэмин итү мөмкинлеге тудыру өчен дә кулланырга була. Моның өчен барлык закон чыгару механизмнары да бар, акча, укытучылар һәм моны техник яктан ничек эшләргә икәнен аңлау кирәк", - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк