Туган телне мәҗбүри укытуны яклаган петицияне дүрт меңнән артык кеше имзалаган

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Туган телләрне мәктәп программасында мәҗбүри укытуны саклау турындагы петициягә бер атна эчендә дүрт меңнән артык кеше имза куйган. Петициянең авторлары - "Россиядә туган телләргә каршы законга – юк” инициативалы төркеме.
Петиция 10 апрельдә Дәүләт Думасы утырышында “Россия Федерациясендә белем бирү турындагы” федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнән соң язылды. Дәүләт Думасы депутатлары республикаларның милли телләрен ата-аналар ирегенә бирү яклы.
Петицияне төрле халыкларның танылган сәяси һәм мәдәни эшлекләре дә имзалаган. Алар - Якутия депутаты Иван Шамаев, Дагыстанның көнчыгыш телләрен өйрәнү белгече Руслан Корбанов, журналистлар Руслан Айсин һәм Марк Шишкин.
“Россиядә туган телләргә каршы законга – юк” инициативалы төркем якын арада петиция имзалаучыларны биш мең кешегә кадәр җиткерүне максат итеп куя.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте