Логотип
Хәбәрләр

Туйның бишенче көне: Гөлсиринне кем елаткан?

Ваһапов фестивале лауреатлары, күптән түгел кавышкан Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллинаның тәүге гаилә концерты Филармония концертлар залында узды. Туйның бишенче көне булып чыкты ул. Яшьләрнең шатлы...

Ваһапов фестивале лауреатлары, күптән түгел кавышкан Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллинаның тәүге гаилә концерты Филармония концертлар залында узды. Туйның бишенче көне булып чыкты ул.

Яшьләрнең шатлыгын уртаклашырга җырчыларны үз итүче тамашачы ал тутырып җыелды. Кияү белән кәләшне тәбрикләргә мөгаллимнәре Венера Ганиева килгән. Кәләшнең тәүге музыкаль белем алган уку йорты - Алабуга шәһәре сәнгать көллияте дә туйда кунак. Җыр, бию, уеннар, конкурслар. Кияү белән кәләш акчасына җүләр сатып йөргән тамада. Бәби ыштаннарына акча җыеп, яшьләрнең булачак балаларының кем икәнен билгеләү, кәләшне урлау йоласы. Кәләшнең кияүгә чыкмаган кызларга бәхет юрап чәчәк бәйләме атуы. Кыскасы, чын туй алымнары кулланып, яшь пар беренче гаилә концертын гөрләтте. Сценарий авторы – Гөлназ Сәфәрова. «Мин Абитовларның туенда гүләйт иттем», дип сөйләрлек булды бу. Шәп! Әзерләнгәннәр! Шактый көч түгелгәне күренә. Сөйләр нәрсәм байтак, тәртип буенча китик.

Автор: Резеда Габдрахманова, КФУ студенты

Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк