Логотип
Хәбәрләр

Тукай премиясе юбилей уңаеннан бирелергә тиеш түгел - Зиннур Хөснияр

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге, беренче чиратта, әдәби әсәрләр язган әдипләргә бирелергә тиеш. Премия язучыга стимул да биреп торачагын онытмаска ид...

(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге, беренче чиратта, әдәби әсәрләр язган әдипләргә бирелергә тиеш. Премия язучыга стимул да биреп торачагын онытмаска иде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә язучы, дәүләт бүләгенә кандидат Зиннур Хөснияр әйтте. “Мине Г.Тукай премиясенә Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия институты тәкъдим итә, - ди Зиннур Хөснияр. – Дәүләт бүләге комиссиясе нигезләмә кысаларында эшләсә, бик яхшы була инде. Хәтерләвемчә, премия нигезләмәсендә бүләк әдәби әсәрләргә бирелә диелгән. Тукай премиясе ул, беренче чиратта, язучылар өчен, аларның әдәби әсәрләре өчен тәгаенләнгән. Ул язучының башкарган иҗатына бәя булса, икенчедән премия әдипкә стимул да биреп торачак бит әле. Комиссия әгъзалары шуны аңласын иде. Ә юбилей уңаеннан гадәттә безнең илдә орден, медаль тапшыралар. Белешмә: Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге җәмгыять тарафыннан киң танылган, илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән, югары профессиональ осталыгы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торган, үзенчәлекле автор стиленә ия булган, аеруча күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада - цирк, кино сәнгате әсәрләре, архитектура һәм шәһәр төзелеше), шулай ук сәнгать һәм әдәбият белеме өлкәләренә караган күренекле фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.

татар-информ

Фото: архив tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк